Мираска хокукны раслау җиңелрәк булачак

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 елның 5 июлендә Икътисадый үсеш министрлыгының мирас эшләрен нотариаль алып бару тәртибен гадиләштерүче боерыгы үз көченә керде. Боерык нигезендә, нотариуслар мирасчының милеккә хокукын теркәүне раслаучы документларын ЕГРНнан турыдан-туры соратып алу мөмкинлеген ала. Нотариуска Росреестрдан Кадастр палатасы тарафыннан бирелә торган мәгълүматлар исемлеген киңәйтү гражданнар өчен мирасны рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Мирас эше ачылганда күчемсез милеккә хокук таныклыклары өчен нотариуска тиешле документлар тапшырырга кирәк. Хәзер нотариус үзе мирасчының хокукы теркәлгән документлар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Элегрәк мондый мәгълүмат хокукка иясе, аның законлы вәкиле яки ышанычлы вәкиле соравы буенча гына бирелә иде. Нотариусның бу мәгълүматны ЕГРНнан мөстәкыйль соратып алу мөмкинлеге булмаган. Федераль кадастр палатасы

Тел. +7 495 587-80-80 press@kadastr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International