Баулы муниципаль районы Башлыгы Рамил Гатиятуллинның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле баулылар, сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбриклим!

Гаилә һәркем тормышында иң мөһим урынны алып тора. Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы тәрбия бирү. Нәкъ менә гаиләдә бала иң беренче әхлак сабакларын ала.

Безнең районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп 50, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән парларга хөрмәтебез зур, без алар белән горурланабыз.

Хөрмәтле якташлар! Гаиләләрегездә һәрвакыт иминлек, татулык, мәхәббәт хакимлек итсен. Исәнлек-саулык сезгә, тыныч якты көннәр, үзара аңлашу һәм бәхет телим.

Баулы муниципаль районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International