2008 елдан 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булды. Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы әлеге бәйрәмне булдыру инициаторы - РФ экс-президенты хатыны Светлана Медведева. Бу көнне Русьтә хөрмәт казанган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар искә алалар. Алар саф мәхәббәт, гаилә бәхете һәм бер-берсенә тугрылыкны гәүдәләндерә.
8 июльдә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медале тапшырыла. Бәйрәмнең символы ромашка чәчәге, бу чәчәк элек-электән Россиядә мәхәббәт билгесе булып санала.