Бүген Татарстан сөт җитештерүне беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан арттырып җибәрде

2019 елның 25 июне, сишәмбе

25 июньдә Татарстан  Республикасы сөт  җитештерүне беренче  мәртәбә  тәүлеккә  4000 тоннадан  арттырып  җибәрде. Бу  хакта  бүген  районның  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  белән  эшче  киңәшмәдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов әйтте. 

Республика күләмендәге  бу  әһәмиятле  вакыйга  белән министр  урынбасары  барлык  терлекчеләрне  котлады,  шулай  ук  моңа  үзләреннән  саллы  өлеш  керткән  районнарны  атады.   Алар  арасында    Әтнә, Кукмара һәм  Балтач  районнары.  «Алар  ел  буена  тәүлеккә  200  тоннадан артык  сөт  савып  киләләр һәм  авыл  хуҗалыгын  үстерүгә һәм  үз  районнарында яңа  объектлар  төзүгә республика грантлары  алалар», - дип шатландырды   лидерларны   Нәҗип Хаҗипов.

Бүгенге  көнгә  оператив  белешмәләр  буенча   Кукмара  районында   тәүлеккә  277 тонна  сөт җитештерелә,   Балтач  районында  – 258 тонна,  Әтнә районында  – 219 тонна.  Кайбер  районнарда  бер  сыердан   22,5 килограммнан  27,1 килограммга  кадәр  сөт  савалар.    

«Узган  атнада  шулай  ук  икейөзлекләргә  Актаныш  районы  да  кушылды,    ул  көнгә  200  тоннадан  артык  сөт  җитештерүче  дүртенче  район  булды», - дип  билгеләп  үтте  Нәҗип Хаҗипов.

Шуны  да  әйтергә  кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан  агросәнәгать комплексының өстенлекле  юнәлешләреннән берсе  булып  тора. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан республикада  сөт җитештерүгә һәм  сатуга  ярдәм итү буенча  чаралар  комплексы   гамәлгә ашырылу   нәтиҗәсендә   югары  күрсәткечләргә   ирешелә. Татарстан  товар  сөтен  җитештерү  һәм  сату  күләмнәре  буенча  Россия  Федерациясе  субъектлары  арасында   алдынгылар  рәтендә.  

Татарстан  Республикасы буенча  савым  һәм  сөт  сату  турындагы  оператив  мәгълүмат  белән  безнең  сайтта “Оператив мәгълүмат” бүлегендә  танышырга  мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International