Баулыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 25 июне, сишәмбе

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә.

Чара эш көне дәвамында 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр узачак, консультантлар сменалап түбәндәге пунктларда эшләячәк (төшке ашсыз):

- “Бердәм РОССИЯ” партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә;

- “Бердәм РОССИЯ” партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең халыкны кабул итү бүлмәләрендә;

- Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

27 июньдә Баулы муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көнендә дежур тору графигы:


п/п




 
Ф.И.О. Кабул итү вакыты Адрес Халыкны кабул итү бүлмәсе җитәкчесе исеме
 
1 Пенсия фонды белгече Кәримова Розалия Расим кызы 8:00–09:30 Баулы районы,
(Баулы ш, . Ленин ур, 13)
Халитова Айгөл Риф кызы
(85569)5-58-05
2 Суд приставы Евдокимова
Валентина Владимировна
09:30-11:00 Баулы районы,
(Баулы ш, Ленин ур, 13)
Халитова Айгөл Риф кызы
(85569)5-58-05
3 Нотариус Фаткуллин Радик Альберт улы 11:00-12:30 Баулы районы,
(Баулы ш, Ленин ур, 13)
Халитова Айгөл Риф кызы
(85569)5-58-05
4 «БТИ РТ» Баулы бүлекчәсе җитәкчесе 
Янгалиева Гөльшат Шәмсулла кызы
12:30– 14:00 Баулы районы,
(Баулы ш., Ленин ур, 13)
Халитова Айгөл Риф кызы
(85569)5-58-05
5 Адвокат Ильинов Игорь Борисович 14:00– 15:30 Баулы районы,
(Баулы шәһәре, Ленин ур, 13)
Халитова Айгөл Риф кызы (85569)5-58-05

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International