Баулыда автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы!

2019 елның 22 июненнән якынча 8 июльгә кадәр Баулы шәһәренең Энгельс урамында урам-юл челтәрен асфальтлау планлаштырылган, шул сәбәпле аннан машинада узу кыенлашачак.

2019 елның 22 июненнән 23 июненә кадәр Энгельс/Пионер урамнары киселешеннән Энгельс/Ленин урамнары киселешенә кадәр автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк (ябыла).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International