Күчемсез милекне дөрес рәсмиләштерү зарур

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе чыгара торган  “Вестник недвижимости” басмасының яңа номеры дөнья күрде. Номерның темасы: «Күчемсез милекне дөрес рәсмиләштерү».

Шулай ук бу номерда Идарә эшчәнлегенә башлангыч йомгак ясала.

Әлеге номерның үзенчәлеге шунда: республика районнарыннан килгән коллегалар дәүләт җир күзәтчелеге һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өлкәсендәге тәҗрибәләре турында сөйлиләр.

Яңа номерның электрон версиясе Идарәнең рәсми сайтында «Пресс-служба» бүлегендә һәм «ВКонтакте» челтәренең шул исемдәге төркемендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International