Кече Сабан туе ачык бассейн территориясендә узды.
Сабан туе район мәдәният бүлеге белән берлектә Баулы районының инвалидлар җәмгыяте тарафыннан, иганәчеләр ярдәме белән оештырылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр капчыкта йөгерү, бүләкләрне кайчы белән кисеп алу, кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату, шулай ук армрестлинг кебек уеннарда актив катнаштылар.
Бәйрәмгә приют балалары да килде. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары чыгышлары күтәренке кәеф өстәде.
“Бавлы-информ”