Баулы муниципаль районы башлыгы “Изге Болгар җыены”нда катнашачак

2019 елның 14 июне, җомга

15 июньдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләте ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара узачак.

Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән хаҗ кылучылар, Татарстан җитәкчелеге, руханилар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия регионнары мөфтиләре катнашачак.

Бәйрәм иртәнге сәгать сигездә рухи музыка концерты белән башланачак, анда республиканың иҗат коллективлары һәм солистлары катнашачак – алар башкаруында мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар яңгыраячак.

Тантаналы ачу иртәнге тугызда Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында узачак. 10.30да «Кече манара һәм Хан Төрбәсе» комплексы территориясендә катнашучылар дога кылачак, Җәмигъ мәчете территориясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күмәк  намаз башланачак.

Традиция буенча осталар ярминкәсе эшләячәк. Программада шулай ук көрәше буенча Бөтенроссия турниры да планлаштырылган. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары тыюлыкның көн дәвамында эшләячәк барлык музейларны да карый алачак.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International