Болгар "Изге Болгар җыены" Ислам бәйрәменә чакыра

2019 елның 11 июне, сишәмбе

15 июньдә Болгарда 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү көненә багышланган "Изге Болгар җыены" ислам бәйрәме узачак.

Фестиваль кысаларында борынгы һөнәрләрне реконструкцияләү, кулинария, арбалеттан ату, сөңге ыргыту буенча уен аттракционнары белән "Осталар шәһәре" оештырылачак. Шулай ук бу көнне татар язучысы Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган "Бөтенроссия Коръән укулары" балалар-яшьләр конкурсының финалы да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International