Баулы районы ЗАГС бүлегендә май аенда 24 бала теркәлгән

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Май аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 24 бала теркәлгән: 7 малай һәм 17 кыз. Шуларның 6сы-беренче, 9ы-икенче, 6сы-өченче, 1се-дүртенче, 1се - бишенче, 1се - гаиләдә алтынчы бала.

Ата-аналар яңа туган балаларына Самир, Арзуман, Эльдар, Павел, Сөләйман, Михаил, Руслан, Алита, Амелия, Мира, Самира, Валерия, Динә, Асия, Динара, Дилия, Анна, Ника, Кристина, Сафия, Алия, Ясмина, Мәрьям, Аэлита дигән исемнәр биргәннәр.

Май аенда 5 пар үзләренең никахларын теркәгән. Иң яшь кәләшкә 24 яшь, иң яшь кияүгә 26 яшь. Иң олы кияү һәм кәләшкә – 60 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International