Татарстан Росреестры ТНВ телеканалында туры эфирда
22 майда 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Гөлия Елесина ТНВ телеканалында "Исәнмесез!" тапшыруында катнаша.
Татарстан Росреестры вәкиле турыдан-туры эфирда телевизор караучыларга нинди шартларда гражданин банкрот дип танылырга мөмкинлеген, банкротлык процедурасын уздырганда бурычның бөтен суммасы яки бер өлеше генә “гафу ителүен” аңлатачак.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, узган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru