Татарстан Росреестры Youtube каналында физик затларның бөлгенлеккә төшүе турында аңлатма бирә

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Росреестры Youtube каналында интервью урнаштырды, анда Росреестр Идарәсенең бүлек башлыгы Гөлия Елесина физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләрне яктыртты. Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=RZoxowrOyYQ&t=434s.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде.

Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.

Татарстан Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International