12 май көнне Казан шәһәрендә Халыкара бию конкурсы "Талантиада" узды. Конкурста Баулы балалар сәнгать мәктәбенең "Салават күпере" хореография коллективының яшь биючеләре (җитәкчесе Хәсәнова Лилия) катнашты. "Салават күпере" коллективы, "Гномики" биюен башкарып, III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, коллектив җитәкчесе рәхмәт хаты белән бүләкләнде.