Баулыда Гаилә көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм көнендә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең теркәү залына икенче балалары туган гаиләләр һәм тәүге тапкыр паспорт алган балалар чакырылган иде.

Ренат һәм Екатерина Закировлар гаиләсендә уллары Ранель, Эльмир һәм Айгөл Хисмәтуллиннар гаиләсендә кызлары Индира туган. Бәхетле ата-аналарны Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Л. Бакиров һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова котладылар һәм ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.

Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Л. Бакиров яшьләргә Россия патриотлары булуларын теләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе С. Т. Мөрсәлимова, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе В. А. Будин һәм Баулы районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы С. Н. Четвертакова котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International