Татарстан Росреестры хәбәр итә: дәүләт пошлинасын дөрес түләү тәртибе

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Дәүләт пошлинасын түләү тәртибе

Пошлинаны теркәүгә гариза биргән кеше яки аның вәкиле түләргә тиеш.

Дәүләт пошлинасы күләме

Хокукларны, чикләүләрне (йөкләмәләрне), шартнамәләрне дәүләт теркәвенә алу, шулай ук ЕГРНга үзгәрешләр кертү һәм башка теркәү гамәлләре өчен дәүләт пошлинасы күләме Салым кодексы тарафыннан билгеләнгән.

Мәсьәлән, физик зат шәхси ярдәмче, дача хуҗалыгын, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси гараж яки шәхси торак төзелешен алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә хокукларны рәсмиләштергән өчен яки мондый җир кишәрлегендә төзелгән күчемсез милек объектына хокук рәсмиләштерү өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы каралган.

Әгәр җир кишәрлегеннән «шәхси торак төзелеше» максатыннан тыш файдалану рөхсәт ителгән булса (мәсәлән, «блокланган типтагы торак йортлар төзү»), бу очракта физик зат өчен дәүләт пошлинасы 2000 сум тәшкил итәчәк.

Гомуми өлешле милек хокукындагы өлешне дәүләт теркәвенә алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, хокук барлыкка килү теркәү белән бәйле булмаган очракта (күчемсез милекне мирас итеп алу, торак, торак-төзелеш, дача, гараж яки башка кулланучылар кооперативы әгъзасы тарафыннан пай кертем кертелү), дәүләт пошлинасы хокукындагы өлеш күләменә бәйсез рәвештә һәр мөрәҗәгать итүче тарафыннан тулы күләмдә түләнә. Әйтик, социаль ипотека программасы буенча сатып алынган фатирны милек итеп алганда, гаиләнең һәр әгъзасына 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә туры киләчәк.

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен, шул исәптән, кызыксынган затның гаризасы тәкъдим ителгән очракта, хокукка ия булучылар турындагы белешмәләргә дә дәүләт пошлинасы түләнергә тиеш: физик затлар өчен – 350 сум, оешмалар өчен – 1000 сум. Хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен дәүләт пошлинасы күләме белән Росреестр сайтында («Физическим лицам»- «Стоимость, реквизиты и образцы платежных документов» - «Размеры госпошлины за регистрацию прав» ) җентекләп танышырга мөмкин. Шулай ук консультацияне Росреестр колл-үзәгенең 8-800-100-34-34 телефоны буенча да алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International