Баулыларны концертка чакыралар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

17 май көнне 13:00 сәгатьтә халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Татар дәүләт филармониясе солисткасы Алисә Мамина һәм «Варвара» ансамбле концертына чакырабыз. Концерт Поповка авылы мәдәният йортында узачак.

Сәхнәдән православие композицияләре һәм совет композиторларының җырлары яңгыраячак. Бәйрәм чарасында Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодия катнашуы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International