"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" оешмасы сезне "МСП" Корпорациясе” АҖнең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уку программасы кысаларында "Бизнес-идеяләр генерациясе" тренингында катнашырга чакыра. Тренинг 2019 елның 20 маенда узачак.
Тренингның төп бурычы булып иң уңышлы бизнес-идеяне сайлау тора.
Тренинг тәмамланганнан соң сез:
Уңышлы бизнес-идеяләрне сайлау критерийлары билгели аласыз;
бизнес өчен идеяләр эзләү чыганакларын билгели аласыз;
бизнес-идеяләрне тормышка ашыру өчен бәяләү инструментларын формалаштыра аласыз.
Тренингта катнашу өчен 2019 елның 17 маена кадәр тутырылган заявка формасын түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: vadimmysnikov@mail.ru
Яки телефон аша мөрәҗәгать итәргә: +7 9274 47 53 64, +7 927 454 15 85
Җаваплы затлар: Мясников Вадим Олегович, Вәлиева Алсу Наил кызы
Тренинг үткәрү урыны: Баулы шәһәре, Вахитов урамы, 8, "Ватан" яшьләр клубы.
Тренингта катнашу өчен гариза формасын түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: http://bavly.tatarstan.ru/rus/programma-stimulirovaniya-kreditovaniya-subektov.htm