Владимир Путин Казанга эш визиты белән килде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Визит кысаларында Владимир Путин С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак. Дәүләт башлыгы предприятиене тирәнтен модернизацияләү барышы белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, РФ Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчерлык пунктын, ангарны һәм самолет өчен ябык стоянкаларны яңарту турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International