Татарстан Росреестрына атна саен нотариуслардан электрон рәвештә 300дән артык документ керә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Билгеле булганча, 2019 елның 1 февраленнән нотариат өлкәсендәге яңалыклар үз көченә керде, аларның күбесе электрон теркәү белән бәйле. Мондый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, электрон хезмәттәшлек җайга салынды, ул милекчеләргә, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектларына хокукны теркәргә мөмкинлек бирә. Нотариуслар мондый хезмәтне элек тә күрсәткәннәр, әмма аны өстәмә буларак башкарганнар.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова фикеренчә, мәгълүмати хезмәттәшлекнең мәҗбүри характеры нотариат институтын популярлаштыруга гына түгел, ә иң мөһиме, гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңайлы сервис тәэмин итә. Беренчедән, хәзер нотариуслар теркәлү өчен документларны бушлай тапшыра. Элегрәк нотариус тарафыннан документларны теркәү органнарына бирү нотариус тарафыннан нотариаль тариф буенча түләнә иде. 2019 елның 1 февраленнән кергән төзәтмәләр нигезендә, дәүләт теркәвенә документлар тапшыру башка нотариаль гамәлләр составына керә.

Икенчедән, яңа кагыйдәләр буенча нотариус нотариаль гамәлләр кылганнан соң кичекмәстән дәүләт теркәвенә алу документларын тапшыра, ягъни нотариус тарафыннан теркәлү өчен документлар эш көне тәмамланганчы бирелергә тиеш. Нотариус, үзенә бәйсез сәбәпләр аркасында, документларны электрон рәвештә җибәрә алмый икән, аларны кәгазьдә бирергә тиеш. Вакыты-ике эш көне.

Шулай итеп, мондый режимда килешү рәсмиләштергәндә хокукка ия кеше нотариустан бер эш көне дәвамында милек хокукын раслаучы документлар ала.

Илсөя Казакова: «Нотариусларның теркәлү органнары белән электрон хезмәттәшлеге плюсы булып тиз теркәлү генә түгел, ә гражданнарны күчемсез милеккә карата бурычлар белән алыш-биреш вакытында да яклау тора. Әйтик, ипотека буенча килешүләр төзегәндә мәҗбүри нотариаль форма каралган. Моннан тыш, электрон хезмәттәшлек гражданнарга арадашчыларны җәлеп итмичә теркәү уздырырга, шул рәвешле хокукларны рәсмиләштергәндә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International