Баулыда бишенче глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы тәмамланды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

6 майдан 12 майга кадәр Баулы шәһәрендә БМОның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бишенче глобаль атналыгы узды.

Аның кысаларында Баулы ЮХИДИ инспекторлары төрле чаралар үткәрде. Өлкән кешеләргә, яшь җәяүлеләргә, велосипедчыларга аерым игътибар бирелде. Инспекторлар балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр һәм аларга яктылык кайтаргыч элементлар тапшырдылар.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, транспорт чарасы белән идарә иткәндә игътибарлы һәм сак булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Фото: Баулы ЮХИДИ инстаграмы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International