Баулыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Мин булдырам” тренажер комплексы ачылды

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Баулыда шундый комплекс ачу – Марат Ильясовның идеясе.

Ул унике ел элек авария эләккән, умырткасына җитди зыян килгән. Табибларның борчулы фаразларына да карамастан, аякка баскан. Марат спорт белән актив рәвештә шөгыльләнә, авторлык методикасы буенча яңа тренажерлар уйлап таба. Ул 2018 елда Президент Грантлары фондының икенче конкурсында күптәнге хыялы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү комплексы булдыруга грант алган.

Һәм бүген 10 сәгать 30 минутта “Мин булдырам” үзәге рәсми төстә ачылды.

Марат Ильясовны котларга Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин, “Пакер” НПФ ЧҖҖ директоры Марат Ногманов, Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин, “Тапарт” директоры Гөлнара Шауклис, Марат Ильясовның проект буенча башка партнерлары, дуслары, танышлары, күршеләре һәм туганнары килде.

Аңа бик күп рәхмәт сүзләре, матур теләкләр әйтелде. Марат проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән бар кешегә рәхмәт белдерде, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, әнисенә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре әйтте.

“Бары бергә булганда, хезмәттәшлек иткәндә генә барысын да булдырабыз!” – дип кат-кат кабатлады Марат.

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүче “Мин булдырам” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы (Анослов) гражданнарга  социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм итү һәм яклау өчен булдырылган. Ул, ял көннәреннән тыш, көн саен  9-17 сәгатьләрдә эшләячәк.

АНОСЛОВның миссиясе – төрле яшьтәге инвалидларны психологик-социаль һәм физик тернәкләндерү, адаптация.

Тернәкләндерү ярдәме индивидуаль һәм төркемләп күрсәтеләчәк. Тренажерларда шөгыльләнер алдыннан, кешеләр медицина белешмәсе һәм табибтан юллама алырга тиеш булачаклар. Күнегүләр комплексы һәркем өчен индивидуаль төзеләчәк.

Маратка барлык башлангычларында да уңышлар телик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International