Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +10..+16º, көндез максималь һава температурасы +25..+30º.
9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы 25-30 градус булган аномаль эссе һава торышы урнашты. Уртача температура климатик нормадан 9 градуска югарырак. Аномаль эссе һава торышы республикада 16 майга кадәр сакланачак.
10 майда Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 13 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +12..+17 , көндез максималь һава температурасы + 27 .º.+32 .º
11 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава булыр дип фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Һава температурасы төнлә +13...+18. Көндез максималь һава температурасы +28...+33.