Баулы районында ветеран Василий Матвеев истәлегенә җиңел атлетика марафоны булды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген җиңел атлетика буенча спорт мастеры Василий Матвеев истәлегенә узган “Удмурт Ташлысы – Алексеевка”  марафоны 21нче тапкыр оештырылды. Кызганычка каршы, быел марафон ветераннан башка үтте, ул Җиңү көненә нибары ярты ай калгач вафат булды.

Легендар якташыбыз 23 апрельдә 94нче яшендә дөнья куйды.

Әлеге җиңел атлетика марафоны безнең районда ел да Василий Романович хөрмәтенә үткәрелә иде, бүген исә ул аның истәлегенә узды.

Йөгерештә Баулы районыннан һәм Бөгелмәдән 6 яшьтән 71 яшькә кадәрге 100гә якын кеше катнашты. Алар төрле дистанцияләрдә узыштылар.

Марафон Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарадан соң, Удмурт Ташлысынннан башланып китте. Спортчыларны ГАИ машинасы озатып барды. Катнашучыларны Алексеевка авылында хөкемдарлар һәм авыл халкы каршы алды.

Бу хакта тулырак: http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International