Баулының түбәнге өлешендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориал янында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараүткәрелде. Чара “Үлемсез полк” йөреше белән башланып китте, анда 1нче мәктәп укучылары һәм педагоглары катнашты, шулай ук әлеге мәктәпнең хоры да чыгыш ясады.

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, чарага килүчеләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов котлады.

6нчы мәктәп укучысы, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Баулы бүлекчәсе активисты Илсаф Илгизәров яшь буын исеменнән ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чарага килүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр куйдылар.

Фото: Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International