6 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. АндаТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Тантанага Бөек Ватан сугышында катнашкан 190нан артык ветеран чакырылды.
Чарага Баулы муниципаль районы делегациясе, район башлыгы Рамил Гатиятуллин да барды.
Рөстәм Миңнеханов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп: “Татарстанлылар Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч бәрелешләрендә катнашканнар, һәр икенче фронтовик иленә әйләнеп кайтмаган. Гомерләрен кызганмыйча Ватан өчен утка кергәннәр мәңгегә хәтергә уелып кала”, – диде.
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды.
Бу хакта тулырак: https://www.kzn.ru
Фото: Марат Мөгыйнов, Инстаграмм: @official__bavly, @ramil.gatiyatullin.ru