Узган якшәмбе кичендә кояш баю белән, мөселманнар, бар эшләрен Аллаһка багышлап, аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлады.
Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып, кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен, шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә арынырга кирәк.
Уразаның асылы – кешенең яхшылык эшләргә омтылуында, аның яхшы сүз белән, бер-берсенә яхшы мөгамәлә белән булышуында, кешенең бер-берсе турында кайгыртуында, бер-берсе турында яхшы сүзләр әйтүендә, бер-берсен гафу итүендә.
Рамазан ае 4 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк.