ТР буенча Кадастр палатасы лекциясендә каралачак

2019 елның 4 мае, шимбә

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре 17 май көнне кадастр исәбе үзенчәлекләрен өйрәнү белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен чираттагы лекция үткәрәчәк. Аерым алганда, алар линияле объектлар урнашкан җир участокларын кадастр исәбенә алу өчен межалау планын әзерләгәндә нинди үзенчәлекләр барлыгы хакында; урман участокларын, шулай ук аеруча саклана торган табигать территориясе чикләрендә урнашкан участокларны рөхсәт ителгән куллану төрен билгеләү һәм үзгәртү үзенчәлекләре турында; күпфатирлы торак йорт милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәләрен әзерләүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләячәкләр һәм суд карары нигезендә техник план әзерләү мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр.

Лекция сәгать10да Кулагин, 1 адресы буенча конференцияләр залында башланачак.

Лекциядә катнашу өчен, 13 майга кадәр kadastr.tatarstan.ru сайтында «Услуги» бүлегендә гариза бирергә кирәк. Кызыксындырган сораулар да алдан кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International