Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез күпчелек районнарда бераз яңгыр.
Җил төнлә – көньяктан, секундына 6-11 метр тизлектә, иртән һәм көндез – секундына 8-13метр тизлектә, урыны белән секундына 17-22 метр тизлеккә кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +4..-1º, көндез максималь һава температурасы +13..+18°.