Баулыда Яз һәм Хезмәт бәйрәмен демонстрация белән билгеләп үттеләр

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Баулының төп мәйданына бәйрәмгә йөзләгән кеше җыелды.

Бәйрәм демонстрациясендә предприятиеләр һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләрнең хезмәт коллективлары катнашты.

Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады. Ул баулыларны 1 май бәйрәме белән тәбрик итте һәм район оешмаларының бер төркем хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырды, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук чарада “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексында катнашкан кешеләрне дә бүләкләделәр.  Баулы муниципаль районының “Спорт һәм туризмны үстерү бүлеге” муниципаль казна учреждениесе начальнигы Илдар Әхмәтҗанов ГТО нормативларын уңышлы үтәгән баулыларга значоклар һәм таныклыклар тапшырды.

Бәйрәмдә Баулы районы үзешчән артистлары да чыгыш ясады. Мәйданда бәйрәм сәүдәсе эшләде.

Традициягә кергәнчә, бу көнне Октябрь мәйданында фонтан эшли башлады.

Фото: Динара Гуськова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International