Май бәйрәмнәре алдыннан, ветераннар Советы бинасында шахмат уеннары узды. Дистәдән артык ветеран республика призёрлары Эльза Галиева һәм Адилә Сәлахова белән шахмат уйнадылар. Чара “Өлкән буын” партия проекты кысаларында узды.
Уен алдыннан Баулы районы ветераннар Советы рәисе Марат Гобәйдуллин ветераннар исеменнән шахмат тренеры Николай Коротаевны юбилее белән тәбрик итте. Шулай ук узган турнирлар җиңүчеләренә грамоталар һәм дипломнар тапшырылды.
Марат Гобәйдуллинның кереш сүзеннән соң, уеннар башланды.
Нәтиҗәдә үз яшь категорияләрендә Равил Гаязов – беренче, Николай Коротаев – икенче, Тимербәк Мөдәррисов өченче урын алды. Ә көндәшләре Эльза Галиева һәм Адилә Сәлахова ярышлар чемпионкалары булып танылдылар.
Бу хакта тулырак: http://bavly-tat.ru