Баулыда 1 майны демонстрация, концерт һәм бию марафоны белән билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 26 апреле, җомга

1 май көнне Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан түбәндәге чаралар узачак:

10 сәгать 00 минутта: предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективларын, иҗтимагый берләшмәләрне күрсәтү;

10 сәгать 30 минутта: бәйрәм концерты "Беренче майны каршылыйбыз!";

18 сәгать 00 минутта:"Фонтан янында очрашу" В. А. Калашников җитәкчелегендәге тынлы оркестр уйный;

18 сәгать 30 минутта: район мәдәният йорты артистлары концерты;

19 сәгать 30 минут: Бию марафоны.

Шулай ук бәйрәм сәүдәсе оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International