Җиңү көненә Казанда 5 миллион метр Георгий тасмалары әзерләнәчәк

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Казанда Җиңү көненең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең кызган чагы – тасма җитештерү белән шөгыльләнүче «Квинта» ҖЧҖ текстиль фабрикасында көн саен 60 мең метр Георгий тасмасы җитештерелә. Шуннан соң Җиңүнең төп символларының берсе бөтен ил буйлап җибәрелә. Быел предприятие 5 миллион метр Георгий тасмасын чыгарырга планлаштыра.

Предприятиедә станоклар бер минутка да сүндерелми – көн саен өч сменада 8әр сәгать Җиңү көненең төп символларының берсе эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International