Баулыда “Призывник көне” үтте

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар хөрмәтенә тантаналы чара узды. Чарада Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров чыгыш ясады.

"Уңышлы хезмәт итүегезне телим, туган районга исән-сау, ныгып, җитлегеп кайтуыгызны телим. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, Ватанны саклау бурычын тормышка ашыруда уңышлар телим. Туган районыгызда сезне көтүләрен, сезгә ышанулырын онытмагыз!"- диде призывникларга Ильяс Гозәеров һәм егетләргә повесткалар тапшырды.

Фото: "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International