Баулыда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Баулы районы инвалидлар җәмгыяте оешмасында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда 15тән артык кеше катнашты.

Баулы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашучыларны вакансияләр базасы, үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Ольга Морозова сүзләренә караганда, бүгенге көндә Баулы районында эшсезләр саны 163 кеше тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,28 процентка кимрәк. Буш эш урыннары 83 берәмлек тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International