Баулылы югары бүләк алды

2019 елның 19 апреле, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге -җәмәгатьчеләр һәм идарәчеләрдән торган зур бердәм команда. Аңа 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатлары, 6,7 мең муниципаль хезмәткәр, 391 территориаль иҗтимагый үзидарә советы активистлары керә.

ТР Президенты барлык җирле үзидарә хезмәткәрләренә эшкә намуслы караулары, җиңел булмаган, әмма бик мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Шуннан соң җирле үзидарә хезмәткәрләренә «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медальләре тапшырылды. ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү һәм мактаулы исемнәр бирү турында игълан ителде. Бүләкләнүчеләр арасында Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да бар.

Чыганак һәм фото: "Татар-Информ" МА, http://tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International