Татарстанда җир законнарын бозуның 3 мең 700 очрагы ачыкланган

2019 елның 19 апреле, җомга

Агымдагы елның өч аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары 3773 җир законнарын бозу очрагы ачыклаган.

Хокук бозучыларның күбесе (3738) – физик затлар. Шулай ук закон бозучылар арасында 33 юридик зат һәм 2 вазыйфаи зат бар. Тулаем алганда, 3712 җир законнарын бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы 3 296 700 мең сум тәшкил итте.

Республикада җир хокук бозуларның иң киң таралган төре булып, элеккечә, җир участокларын үзбелдек белән биләү тора. Җир законнарын бозуның күбесе Казанда теркәлә.

Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен административ штраф гражданнар өчен - 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнсә, штраф күләме күрсәтелгән бәядән чыгып билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, җир законнарын үтәү өлкәсендәге барлык сораулар буенча татарстанлылар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар (Казан, Авангард ур., 74, 2нче подъезд, тел. (843) 255-25-22).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International