Баулы хуҗалыклары чәчәүгә төште

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Берлек”, “Кызылъяр”, “Миңнуллин” хуҗалыклары шушы көннәрдә иртә сабан культураларын чәчүгә керештеләр.

Чәчү эшләре иң беренче “Берлек” хуҗалыгында башланды. Бүгенге көндә биредә солы, арпа, катнаш үлән чәчелгән. “Миңнуллин” хуҗалыгында 210 гектарга солы чәчкәннәр. Кызылъярлар арпа чәчүгә керешкәннәр.

Хуҗалыкларда уҗым культураларына, күпьеллык үләннәргә ашлама кертү дәвам итә, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне, пар җирләрен тырмалау эше актив рәвештә алып барыла. 

Чыганак: bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International