Татарстан Росреестры «Бим-радио»да туры эфирда

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә 11.30 сәгатьтә Нурлатның “Бим-радио”сында Татарстан Республикасы буенча Рсрестр идарәсе вәкиле катнашында турыдан-туры эфир булачак. Росреестрның Нурлат бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Марина Митакова әзерләнүче “гараж амнистиясе” закон проектының төп нигезләмәләре турында сөйләячәк, шулай ук күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү белән кызыксынучы радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Турыдан-туры эфирның телефоны: 8-937-005-106-2. Сорауларны WhatsApp кушымтасыннан файдаланып та язарга мөмкин. Студиягә шалтыратулар Нурлат, Аксубай һәм Чистай районнарында яшәүчеләрдән кабул ителәчәк.

Радио 106,2 дулкында эшли. Радиоэфирны онлайн режимда ВКонтактеда Нурлат «Бим-радио» битендә тыңларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International