Яңа җитештерүләр кертү белән Татарстан тәүлеккә 4 мең тонна сөт эшкәртә алачак

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Татарстанда  якын  арада  кертелә  торган  яңа җитештерүләр тәүлеккә  4 мең  тонна  сөт  эшкәртергә  мөмкинлек  бирәчәк.   Бу  хакта   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  утырышында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  сөйләде. 

Республикада  сөт җитештерү күләмен  арттыру  һәм сөт заводларын  модернизацияләү  буенча  проектлар  гамәлгә ашырыла. 

«Якын  арада  бездә  яңа  җитештерүләр барлыкка киләчәк,  алар  өстәмә  рәвештә  1,3 мең  тонна сөт  җитештерергә мөмкинлек  бирәчәк. Без  һәркөнне барлык  4 мең тонна  товар  сөтен  үзебезнең  республикада  эшкәртә  алачакбыз», - диде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры.

Ул  шулай  ук  Татарстанда  сөт җитештерүне арттыруга  юнәлдерелгән 23 млрд. сумга  24 проектның  гамәлгә ашырылуы (35 мең хайван урыны)  турында  әйтте.

«10,6 мең савым  сыеры  өчен  өч  сөтчелек  комплексын  Бөгелмә  районында төзү  планлаштырыла.   3,6 мең башка исәпләнгән   беренче комплексны  быел  ук  гамәлгә кертергә  тырышабыз», — диде  Марат  Әхмәтов.

Моннан тыш,   министр  әйтүенчә, сөт  заводларын  комплекслы  модернизацияләү буенча   тагын  4 млрд. сумга биш  проект   гамәлгә ашырыла.    «Казан сөт комбинаты  бүген  190 - 200 тонна  сөт  эшкәртә,   алга  таба мең  тоннага  кадәр  эшкәртү  күздә  тотыла.    Актаныш  районында сөт  комбинатында  җитди  реконструкция бара.  Бүген  анда    60 тонна  сөт  эшкәртелә, алга  таба  200 тоннага  кадәр  җиткерү күздә тотыла.  Тагын  бер  проект  Кукмара  районында, соңгы  килештерү  стадиясендә,  ул  тәүлеккә  500 тонна сөт  җитештерүгә исәпләнә.   Мамадыш   районында  модернизацияләү   программасы  өстәмә  рәвештә  тәүлеккә     300 тонна  сөт  эшкәртүгә юнәлдерелә.  Биектау  районында ике  предприятие тәүлеккә  200әр тонна  сөт эшкәртә, аны  тагын  200 тоннага  арттыру  күздә  тотыла», — дигән мәгълүмат  бирде  министр.

http://agro.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International