Марат Әхмәтов: Татарстанда экспортның төп драйверы - май продукциясе

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

15 апрельдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  «2013 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын  үстерү  һәм авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек  базарларын  җайга  салу»  дәүләт программасын  гамәлгә ашыруны  тикшереп  тору  комиссиясе уртак  утырыш  уздырдылар.     Парламентта  республика  дәүләт  хакимите органнарының  2018 елдагы  эшчәнлеге турында  хисап  тыңланды,  шулай  ук  дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  йомгаклары  буенча  фикер алыштылар.   Утырыш  эшендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов катнашты. 

2013 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын  үстерү  һәм авыл  хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек  базарларын  җайга  салу»  дәүләт программасын  2019 елның  1  кварталында  үтәү йомгаклары  турында  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  Ул  төп  икътисадый күрсәткечләргә  тукталды. Узган  ел  йомгаклары  буенча  тулаем авыл  хуҗалыгы  продукциясе  күләме  буенча    Татарстанның  илебез  төбәкләре  арасында  4 урынны  алып  торуын  да  билгеләп  үтте.   Бу  елның   I кварталында     42 млрд сумлык  продукция җитештерелгән,  бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда  2      процентка  күбрәк.

Авыл  хуҗалыгы  министры  сүзләренә караганда,  дәүләр  программасының  төп  бурычы  – авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  алга  таба  үстерү.    Татарстан  Республикасы  Президенты  кушуы  буенча  бу  юнәлешне  республикада   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин  алып  бара.  Шуны  ассызыкларга  кирәк,     Татарстанда      460 мең шәхси  ярдәмче  хуҗалык  бар,   4,5 мең фермер  хуҗалыгы исәпләнә,  шулар  республика авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  барлык  күләменең  яртысыннан  артыгын тәшкил  итәләр.    Ел  саен  кече хуҗалыкларга  төбәк  бюджетыннан    2 миллиард сумнана  артык  акча  бирелә, бу  аларның  динамик  үсешен  тәэмин  итәргә мөмкинлек  бирә. 

«Авыл хуҗалыгы  өлкәсендә  илкүләм  проектны  гамәлгә  ашыру  барышында  продукцияне экспортлау  күләмен  ике  мәртәбә арттыру  бурычы  куелган  иде.    2024 елга  бу  күрсәткеч   акчада  исәпләгәндә   360 миллион  доллар булырга  тиеш.  Республика экспортының  төп  драйверы    - май  продукциясе», - дип билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

«Безнең экспортның  өстенлекле  юнәлеше   – хәләл продукция. Бүген  без  ислам  дөньясы  белән  икътисадый  багланышларны  киңәйтү  буенча  актив  эш алып  барабыз.  Бехнең   72   предприятие хәләл продукция җитештерүгә    аккредитацияләнгән.  Кайбер  предприятиеләр  Фарсы  култыгы илләре, Төркия, Казахстан базарларына  чыгалар», – диде  ул  һәм мондый  продукцияне дөньякүләм  базарларга чыгаруда   KAZANSUMMIT халыкара  икътисадый  саммитының  роле  зур  булуын  билгеләп  үтте. 

Үз чыгышында  авыл  хуҗалыгы  министры  аерым  сәүдә  челтәрләренең  монополиялелегенә игътибар итәргә өндәде,  чөнки аларның  сәүдә  киштәләрендә  җирле  продукция бик  аз  күренә.

Утырыш  эшендә  шулай  ук  Пенза  өлкәсе  Закон чыгару  собраниесенең  Дәүләт корылышы һәм җирле  үзидарә  мәсьәләләре  комитеты  рәисе  урынбасары     Михаил Лисин катнашты.  Ул  Пенза  өлкәсендә  эре  сәүдә  челтәрләре  өчен  “җирле товарлар”ны  күздә тота  торган инвестиция  килешеүен  төзү  мәҗбүри шарт   булып  торуы  турында  сөйләде.    Ягъни   эре  сәүдә  челтәре “үзенең  сәүдә  киштәләренә  җирле  продукцияне  чыгарырга  тиеш”, дип  билгеләп  үтте  Пенза  депутаты.   

Теманы  үстереп,  “Чаллы-икмәк” ЯАҖ генераль директоры, депутат      Рафаэль Юнысов сәүдә  челтәрләренең  икмәк продукциясенә  бәяләрне  100 процент арттырып  куюларын ассызыклады.  Депутатлар  бу  мәсьәлә буенча  фикер алышуны  Дәүләт Советы  сессиясенә  чыгарырга  һәм аннары  сәүдә  оешмалары  өчен  иң чик  арттыруларны  билгеләү  өчен  федераль үзәккә  мөрәҗәгать итәргә, дигән тәкъдим  керттеләр. 

http://agro.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International