Март аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 5163 торак бинага карата сату-алу килешүе (шуларның 1723е - Казанда), торак булмаганнарына карата – 749 килешү (шуларның 405е – Казанда), җир участокларына карата 2974 (шуларның 800 е – Казанда) килешү теркәлгән. 2019 елның өч аенда Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу турында 25 769 килешү теркәлгән.
2019 елда машина урыннарына хокук теркәү саны шактый арткан: узган елның өч аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 58 тапкыр хокук теркәгән булса, агымдагы елның өч аенда теркәлгән хокукларның гомуми саны 333 тәшкил иткән.