Баулылы "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Урал федераль округы координаторы итеп билгеләнде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

11-14 апрельдә Мәскәү өлкәсендә Җиңү волонтерларының белем бирү форумы узды, анда Баулы районы "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев катнашты. Ул "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең "Бөек Җиңү" юнәлеше буенча Урал федераль округы координаторы итеп билгеләнде.

Фото: "Яшьләр дөньясы" үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International