Казанда кеше хокуклары буенча гражданнарны кабул итү булачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

12-15 апрельдә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен "Кайнар линия" эшләде, аның кысаларында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм ТР Профсоюзлары федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирде.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61нче йорт, үзәк подъезд, 3нче кат, конференц-зал) узачак.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International