Зур фатирлылар социаль түләү алмаячак

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Аеруча мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтүнең адреслылыгын көчәйтү максатларында, балага айлык пособие билгеләгәндә һәм пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә, гражданнар керемнәреннән тыш, 2019 елның 1 апреленнән аларның мөлкәте дә исәпкә алына.

Яхтасы,  очу аппараты, снегоходы, сәнәгать производствосы объектлары, сәүдә объектлары, ике һәм аннан да күбрәк җиңел автомобиле (берсенең чыгару елы 3 елдан артмаган), гаиләнең һәр әгъзасына исәпләгәндә мәйданы 40 кв. метрдан артып киткән фатирга ия гаиләләргә айлык пособие бирелмәячәк.

Пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә дә милек белән тәэмин ителеш исәпкә алына. Шул ук вакытта, гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артмаган фатирга ия ялгыз яшәүче пенсионер юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү алу хокукын югалтмый.

Балага айлык пособие һәм транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү биргәндә исәпкә алына торган мөлкәт төрләренең тулы исемлеге белән сез Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында таныша аласыз (mtsz.tatarsatan.ru).

Социаль түләүләр мәсьәләләре буенча консультацияне 5-67-22, 5-64-42 телефоннары, bav.12@tatar.ru. электрон почта адресы буенча ала аласыз.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования