Бурычлыларның өйләренә баралар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрель көнне торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эшләү комиссиясе полиция хезмәткәре һәм  Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече белән берлектә Новозареченск һәм Салих авыл җирлекләрендә утырышлар уздырды.  Авыл җирлекләре советларында халык белән очрашудан соң, комиссия бурычлы кешеләрнең фатирларын йөреп чыкты. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен бурычлы һәр граждан белән индивидуаль әңгәмә үткәрелде. Зур бурычлары җыелган һәм авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә бурычларны реструктуризацияләү юлы белән түләү тәкъдим ителде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне административ җаваплылык турында кисәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International