Баулыда «Без бергә» республика бәйгесенең зона туры узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрельдә Баулы шәһәрендә «Без бергә» республика балалар сәнгате фестиваленең зона этабы узды, анда Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары иҗат коллективлары - барлыгы 200дән артык бала катнашты. 

Балалар фестивальнең түбәндәге номинацияләрендә катнаштылар:

Халык җыры (соло);

Җыр ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор);

Хореография;

Уен кораллары ансамбле;

Сәнгатьле уку (Россия халыклары әкиятләре, эпос, риваять, бәет);

Мода театры (этнографик костюм, заманча костюм);

Театраль күренеш.

Фестиваль нәтиҗәләре 20 апрельдән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International