“Тоталь диктант-2019” Татарстанның 70 мәйданчыгында узачак
Татарстанда “Тоталь диктант” халыкара белем бирү акциясендә катнашуга теркәлү башланды. Монда теркәлергә була: totaldict.ru/kazan/.
Быел “Тоталь диктант”ны 13 апрель көнне 14.00 сәгатьтә язачаклар. Моның өчен республика шәһәрләрендә 70тән артык мәйданчык оештырыла.
“Тоталь диктант” тексты авторы быел язучы, әдәбият белгече һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Павел Басинский булачак.
Татарстан Республикасында Халыкара белем бирү акциясен 43 муниципаль берәмлектә оештыралар.