Баулының күп балалы гаиләләре җир участоклары газлаштырылачак

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелгән өч яңа урам газлаштырылачак.

Татарстанны газлаштыру программасы буенча 2019 елда Баулы шәһәрендә газлаштыру эшләре Гавриил Евсеев, Фәнис Яруллин, Фатыйх Шәрипов урамнарында планлаштырылган. Әлеге урамнарны газ белән тәэмин итү өчен проект-тикшеренү эшләре 2018 елда башкарылган иде. Шулай ук 2019 елга Кызылъяр авылында Яшьләр һәм Ленин урамнарын газ белән тәэмин итү буенча проект-тикшеренү эшләрен төзү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International