Йорт янында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә мөмкинме?

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларда 8 апрельдән яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярамый дигән мәгълүмат пәйда булды. Бу җир участокларын файдалану төрләренең яңартылган классификаторы үз көченә керүе белән бәйле.  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде. 

- Әлеге редакциядә классификаторның «җиләк-җимеш, яшелчә» дигән сүзләре төшереп калдырылган, әмма гомуми формулировка - «авыл хуҗалыгы культуралары» үстерү дигәне бар, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. - Соңгы билгеләмә үз эченә күп төрле культураларны: бөртекле, кузаклы, җиләк-җимеш, азык, майлы, дару, чәчәк үсентеләрен һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын ала. Шулай булгач,  йорт янында җиләк-җимеш һәм яшелчә утыртырга ярый.

Гомумән алганда, классификаторның куллану төре шәхси торак төзелеше булган җир участогы турында пункты хәзер түбәндәгечә тасвирлана. Участокта торак йорт (күп дигәндә 3 катлы, биеклеге 20 метрдан артмаган, бүлмәләрдән һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән бүлмәләрдән торган аерым бина) урнаштырырга, авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә, шәхси гаражлар һәм хуҗалык корылмалары урнаштырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International